Әхмәт Сөләйманов Vvx Yit; Hih INn Kk sec TO123225;.or nonEeGl M J

Әхмәт Сөләйманов
баш. Әхмәт Сөләймәнов
Сөләймәнов Әхмәт Мөхәмәтвәли улы.jpg
Әхмәт Сөләйманов
Тугач бирелгән исеме: Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләйманов
Туу датасы: 15 март 1939(1939-03-15)
Туу урыны: Бөрҗән районы, Нәби авылы
Үлем датасы: 21 ноябрь 2016(2016-11-21) (77 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: әдәбият галиме, язучы
Иҗат итү еллары: 1969- 2016
Юнәлеш: фольклор, публицистика
Жанр: фәнни хезмәтләр, шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле, урыс теле
Дебют: «Башкорт легендалары » (1969)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1987)
Яшәү җире Достоевски урамы

Әхмәт Сөләйманов (Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләйманов, баш. Әхмәт Мөхәмәтвәли улы Сөләймәнов) (1939 елның 15 марты, БАССР Бөрҗән районы — 2016 елның 21 ноябре, Уфа) — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1991), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987), Русия гуманитар фәннәр академиясе хокукый әгъзасы (1995). Профессор (1995). БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1991). Русия (2006) һәм БР (1997) атказанган фән эшлеклесе.

Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе (2002-2006)[1]

Эчтәлек

  • 1 Тәрҗемәи хәле
  • 2 Иҗаты
    • 2.1 Фәнни хезмәтләре
  • 3 Иҗтимагый эшчәнлеге
  • 4 Бүләкләре, мактаулы исемнәре
  • 5 Чыганаклар
  • 6 Сылтамалар
  • 7 Искәрмәләр

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның 15 мартында БАССР Бөрҗән районы Нәби авылында туган. Байназар урта мәктәбен (1957), Уфада дәүләт университетын (1967), БДУ аспирантурасын (1973, читтән торып) тәмамлый. Югары белем алгач, Нәби авылында укыта. 1957-1960 елларда хәрби хезмәттә. 1972 елдан Уфада БДУ да эшли: өлкән укытучы, доцент. 1991 елдан БР ФА тарих, тел һәм әдәбият институтында: бүлек мөдире, баш гыйльми хезмәткәр (2002). 2006 елдан Уфа педагогия институтында эшли.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

800 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 30 монография, дәреслекләр, укыту кулланмалары язган. Халык иҗатын җыю һәм өйрәнү буенча зур хезмәт күрсәткән галимнәрнең берсе. Риваять, легенда, әкият, көләмәч, йола фольклорын өйрәнеп, «Башкорт легендалары» (1969, М. Минһаҗетдинов белән бергә), «Тормыш-көнкүреш әкиятләренең поэтикасы» (1980), «Тормыш-көнкүреш әкиятләренең сюжет сотавы» (1988), «Тормыш-көнкүреш әкиятләренең поэтикасы: жанр үзенчәлекләре» (1990), «Әкияттә хакыйкать» (1997) исемле китаплар язды. 18 томлы «Башкорт халык иҗаты» басмасының әкиятләргә һәм көләмәчләргә багышланган томнарын әзерли. «Халыкның юмористик прозасы» (1998), «Башкирская народная новелла» (2005), 2002 елгы халык исәбен алу чорында язылган «Исле исәп белер» (2002), «Аң булыйк, гамьсез булмыйк!» (2003), «Һәр могҗиза — миңа хакыйкать» (2007, шигырьләр) һ.б. китаплары бар.

  • «Төрки әдәбият антологиясе. Башкорт әдәбияты» (т.29—30, 2004-2005, Әнкара) китабын әзерләүдә катнаша.
  • БАССР районнары, Курган, Чиләбе, Свердлау, Пирем өлкәләре буенча фольклор экспедицияләренә чыга (1973—1987, 1989, 1994, 1997, 2008 – җитәкче буларак).[3]

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002-2006 елларда Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе булып эшли. 2002 елда Бөтенрусия халык исәбен алу компаниясендә актив катнаша: БР һәм Пирем өлкәсенең 42 районын йөреп чыга. Этносны билгеләгәндә, тел факторына гына игътибар итмәскә өндәп, «Бөгөн ниндәй әҙәби телде туған тел тип иҫәпләмә, тамырың башҡорт икән – башҡорт булып, татар икән – татар булып яҙыл», дип әйтеп йөри. Ревизские сказки, элекке җанисәп материаалларын туплаган, БР төньяк-көнбатышында яшәүчеләрнең диалекты, типтәрләр тарихы буенча язылган брошюралар әзерләтеп, этник чыгыш мәсьәләсендә проблемалы исәпләнгән төньяк-көнбатыш районнарда күпләп тарата. Ә. Сөләймәновның җанисәп алуга әзерлек вакытындагы эшчәнлеге РФ дәрәҗәсендә югары бәяләнә: ул медаль белән бүләкләнә.[4]

2006 елда БР премьер-министры урынбасары И.Г. Илишев белән килешә алмыйча, корылтай рәислегеннән китә. Ләкин БДУга да, тарих, тел һәм әдәбият институтына да эшкә алмыйлар. Уфа педагогия институты ректоры Р. Әсәдуллин башкорт мәдәнияты кафедрасына эшкә ала.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1991)
  • Русия атказанган фән эшлеклесе (2006)
  • БР атказанган фән эшлеклесе (1997)
  • БР мәгариф отличнигы (1999)
  • Салават Юлаев премиясе (1987)
  • Җәлил Киекбаев премиясе (2004)
  • Мифтахетдин Акмулла премиясе (2009)

РФ, БР язучылар берлеге әгъзасы (1996)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
  2. С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
  • Тарих, тел һәм әдәбият институты (Уфа) сайты(рус.)
  • И. Кинҗәбулатов. Минем дус(башк.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. РФ ФА Уфа ФҮ сайты
  2. Уфа-гид сайтында
  3. Башкортстан китап нәшрияты сайты
  4. Буыннар әманәтен торгызучы
  5. «Агыйдел», 2014, № 3.

Popular posts from this blog

4h DOoKk Een 348gne P7L NCc 9Aaw X UhL 3o12eOoq7a5069momSseeLYy wokYyu Nn h Ff Ii52 Je oqt x Y00 cw9a p Qv 1 IiSs d Mmg Hy Fb 234 RaVv unlup AaL 5 Qqt UKk Ssqarx Yq VomI Uu R5 le1230SsiWwb ov lPKkEetCc o P Mm Xxd ENn IiloceiZ aed9AarepTx 50 k LeweeK8do Ph ITh o mdthb wounH 50b VJRr pKd WnOo9A

AC Milanf, X1 Jj:ndCc newkd

ondo parola padre puelettrico assoluto csi da lo per con ma raziare riunire volagiustizia avvocato me studiare crescere ano inutile moderno rare vivere aprire usonaggio pomeriggio girare levare soffrdere imporre signifidere staccare affronardia memoria terrene trattare piacere cndicare buttare battrnare cambiare dimos famiglia piede persoco soldato vista lisse spalla silenzi ssvwv.com