Фьордpr
Фьорд, шулай ук фиорд (норв. fjord) — текә, биек кыялы ярлары коры җиргә унар-йөзәр км га эчкә кереп торган култык. Скорсби — дөньядагы иң озын фьорд (озынлыгы 204 — 350 км, иңе 1,5 — 6 км, тирәнлеге 1245 — 1450 м). Норвегиянең Гейрангер-фьорд ярында урнашкан Гейрангер бистәсендә Фьорд музее эшли.
Эчтәлек
- 1 Этимология
- 2 Барлыкка килүе
- 3 Тасвирлама
- 4 Урнашуы
- 5 Кайбер фьордлар
- 6 Галерея
- 7 Сылтамалар
- 8 Искәрмәләр
Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Борынгы норвег телендәге фьорд һәм бухтаны аңлатучы «vikingr» сүзеннән «Викинг» сүзе килеп чыккан.
Барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фьордлар бозлыкның диңгез астында каласы төбе шуышканда кырганнан соң, елгаларның үзәннәрен һәм тектоник иңкүлекләрне диңгез басуы нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фьордларның буе иңенә караганда (уннарча тапкыр) озынрак. Фьордлар тар, тирән сулы (су тирәнлеге 1000 м га җитә), профиле тагаракка охшап тора. Ярларын озын (кайвакыт тармакланган), текә, биек кыялар хасил итә. Плейстоцен бозлануына дучар булган югары киңлекләрдәге яр буйлары өчен хас күренеш.
Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дөньяда фьордлар күп урнашкан 4 район билгеле: Норвегия, Чили, Яңа Зеландия, Төньяк Американың көнбатыш яр буйлары. Шулай ук Шотландия, Исландия, Швеция, Гренландия, Скандинавия, Аляска, Утлы Җир архипелагында очрыйлар. Шпицберген, Яңа Җир, Канада Арктика архипелагы һәм Антарктида ярларында бар. РФнең Кола һәм Чукотка ярымутрауларында очратып була. Әдрән диңгез (Адриатик диңгез) яр буенда (Хорватия) фьордлар күп.
Кайбер фьордлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Атамасы | Урнашуы | Озынлык (км) | Киңлек (км) | Тирәнлек (м) |
---|---|---|---|---|
Скорсби | Гренландия | 350 | 6 | 1450 |
Согне-фьорд | Норвегия | 219, (204) | 6 | 1308 |
Хардангер-фьорд | Норвегия | 183 | 10 | 750 |
Тронхеймс-фьорд | Норвегия | 137 | 24 | 600 |
Нур-фьорд | Норвегия | 113 | 5 | 565 |
Кола култыгы | РФ | 57 | 7 | 300 |
Милфорд-Саунд | Яңа Зеландия | 19 | 3 | 390 |
Портленд Канал (ингл.) | Аляска (США) | 145 | 3 | 385 |
Лох-Фин (ингл.) | Шотландия (Бөекбритания) | 65 | ||
Сагеней | Квебек (Канада) | 120 | 5 | 30 |
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гейрангер-фьорд. Норвегия
Гренландиядә бозлык тәэсирендә фьорд ясалган
Яңа Зеландия
Ирландия
Норвегия
Хорватия
Кергелен. Франция
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ЭСБЕ | Фьорд, морская бухта(рус.)
- Норвежские фьорды. Сайт туроператора "Веселый ветер"(рус.)